Гражданнарны күчмә кабул итү узачак
Җәмгыять

Гражданнарны күчмә кабул итү узачак

Кабул итүне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк.

(Тәтеш, 1 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 2019 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү узачак. Кабул итү вакыты – 09:00дән 12:00 сәгатькә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84373)25560, 8(843)2217785

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Татарстан Республикасы, Тәтеш шәһәре, Вахитов урамы, 10.

Сергей Балантаев - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы


Нет комментариев