Гуманитар ярдәм илттеләр
Җәмгыять

Гуманитар ярдәм илттеләр

Татарстан Республи­касы делегациясе, аның составында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та бар, махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме күрсәтте.

Татарстанлылар “Төнь­як” гаскәрләре төрке­менең хәрби хезмәткәрләре белән очраштылар һәм аларга биш йөк машинасында махсус техника, беренчел кирәкле әйберләр, азык-төлекләр алып бардылар. Делегация шулай ук өч УАЗ автомашинасы, квадроцикл­лар һәм алты мотоцикл тапшырды. Йөк Россия  Саклану министр­лыгы белән килешү буенча төзелгән.     

Хәрби хезмәткәрләргә армия генералы М. А. Гә­рәев тууның 100 еллыгы уңаеннан Татарстанның вәкаләтле вәкиле тарафыннан әзерләнгән истәлек медале, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук бүләкләр һәм сәгатьләр тапшырдылар. 

– Хәрби хезмәткәрләргә хәрби йөкләмәләрне үтәр өчен прицеплы 10 махсус квадроцикл һәм 10 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырдым. Без үзебезнең хәрбиләр һәм “Төньяк” гаскәрләре төркеме командованиесе белән даими элемтәдә торабыз, аларга гуманитар ярдәм күрсәтәбез. Аерым алганда, бу безнең хәрби хезмәткәрләргә йөк­­ләмәләрне үтәр өчен ки­рәкле махсус хәрби техниканы үз эченә ала. Шулай ук без район мәдәният йортында аерым урын бүлеп бирдек, анда районда яшәүче хатын-кызлар көн саен яшеренү челтәрләре үрәләр. Аларның хезмәте бәһаләп бетергесез, алар безнең сугышчылар өчен бик күп эшләр башкаралар, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Татарстанлылар якташларына хез­мәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга түземлек, чыдамлык һәм тизрәк өйләренә, туганнары янына кайтуларын теләгән.

фото: tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев