Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Һәр йортта Яңа ел” фотоконкурсы

2025 елның 29 декабреннән 2026 елның 13 гыйнварына кадәр “Һәр йортта Яңа ел” фотоконкурсы үткәрелә.

“Авангард” газетасы редакциясе Яңа ел һәм Раштуа алдыннан йорт (ишегалдын) иң яхшы бизәүгә “Һәр йортта Яңа ел” дип исемләнгән фотоконкурс башлап җибәрә. Сезгә йортыгызның (ишегалдыгызның) Яңа ел мохите белән уртаклашырга тәкъдим итәбез! 
Йортыгызның (ишегалдыгызның) бәйрәм бизәлеше фотоларын  avangard@tatmedia.com электрон почтасына (Йорт) тамгасы белән җибәрегез яки “Тәтеш таңнары” сайтына “Һәр йортта Яңа ел” исемле конкурс бүлегенә “яңа катнашучыны тәкъдим итәргә” бүлегенә йөкләгез.
Конкурсның шартлары: 

Фото конкурсның Яңа ел тематикасына туры килергә тиеш;

Фото астына түбәндәгеләрне язырга кирәк: фамилияне, исемне, әтиегезнең исемен, элемтәгә керү өчен телефонны; сурәтнең кайда төшерелгәнлеген.

Фотолар 2025 елның 29 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр (16.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Иң матур йорт (ишегалды) өчен тавыш бирү 12 гыйнварда 6.00 дән 23.00гә кадәр Тәтеш таңнары сайтында узачак.

Конкурска нәтиҗәне искечә Яңа елдан соң - 2025 елның 13 гыйнварында ясаячакбыз.

Җиңүче турында без район  “Авангард” газетасы битендә сөйләячәкбез. Әйдәгез бергәләп бәйрәм кәефе булдырыйк!

Фотода: Башчы авылы мәдәният йорты территориясе

Конкурсның шартлары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев