Бидәңге төп мәктәбе укучылары катнашында узган “Урманны саклыйк!” экологик акциясе нәкъ менә шундый максатларны күздә тота.
Көзге көннең матурлыгын һәм саф һавасын тоеп, укучылар кулларына көрәкләр алып, күтәренке кәеф белән агач утырту эшенә керештеләр. Бидәңге мәктәбе педагоглары һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар бердәм булып, авыл территориясен яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Аларның һәркайсы бу эшкә зур җаваплылык белән карады, чөнки бүген утыртылган һәр үсенте – иртәгәге көнгә өмет, киләчәккә салынган матур нигез ул.
Акция барышында дистәләрчә яшь каен үсентесе көзге туфракка утыртылды. Балалар өчен бу көн хезмәт дәресе генә түгел, ә табигать белән якыннан аралашу, уртак эшнең кадерен аңлау һәм үз көчең белән тирә-юньне матурларга мөмкин булуын тою мөмкинлеге дә булды. Һәр үсентене җиргә утыртканда, алар үзләре яшәгән авылның киләчәге өчен кечкенә генә булса да әһәмиятле эш башкаруларын аңладылар.
Каеннар туган ягыбыз табигатенең күрке, чисталык һәм матурлык символы. Бүген кечкенә генә булып утыртылган үсентеләр еллар узгач, төз кәүсәле, яшел яфраклы агачларга әверелер, тирә-юньгә ямь өстәр, кошларга сыену урыны булыр. Ә бу эштә катнашкан балалар, үсеп җиткәч тә, үз куллары белән утырткан агачларны горурланып барып карарлар.

- “Урманны саклыйк!” акциясенең әһәмияте агач утырту белән генә чикләнми. Ул туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, хезмәт сөючәнлек һәм бердәмлек тәрбияләү чарасы да. Мондый игелекле гамәлләр балалар күңелендә җаваплылык хисе уята, аларны әйләнә-тирә мохитне сакларга, һәр үсемлекнең, һәр агачның кадерен белергә өйрәтә.
Бидәңге төп мәктәбе укучыларының әлеге акциядә актив катнашуы сөенечле күренеш. Аларның тырышлыгына карап, авылның киләчәге өметле булуына тагын бер кат инанасың. Чөнки туган ягын яраткан, аның матурлыгы һәм чисталыгы өчен хезмәт куярга әзер булган яшь буын барында авылның да, табигатебезнең дә киләчәге бар.
Нет комментариев