----------
(Тәтеш, 10 май, "Тәтеш таңнары"). Тумышы белән Байраш авылыннан, Кырым фронтының 138нче укчы дивизиянең 334нче укчы полк кызылармиячесе Әхмәдуллин Вилдан Әхмәдулла улы үзенең хәрби бурычын намуслы һәм ахыргача үтәп, дошманнардан туган илебезне саклаганда 1942 елның маенда батырларча һәлак булган.
Аның кызы Гәшкыя апа Фәйзуллина, улы Фәрит һәм аның хатыны Ландыш Фәйзуллиннар 2019 елда якташыбыз хөрмәтенә Кырымда ачылган обелиск тантанасына барган. Һәм аларга анда Кырымдагы ветераннар советыннан Рәхмәт хаты тапшырылган.
Фоторәсемдә - тантанага барган вакыттагы мизгелләр.
фото: Ландыш Фәйзуллиной
Нет комментариев