Җиңү көне, искә алу көне
Җәмгыять

Җиңү көне, искә алу көне

Митинг, сугыш турындагы шигырьләр һәм җырлар, “Үлемсез полк” йөреше һәм бәйрәм салюты – тәтешлеләр Җиңү көнен билгеләп үтте.

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотолары) ).  Җитмеш елдан артык элек орудие залплары яңгыраган, хәрби бәрелешләр булган урыннарда хәзер үләннәр яшелләнеп үсә, әмма сугыш елларының бөек даны беркайчан да сүрелми, батырларның исеме онытылмый.

“Җиңүле яз килде”
Меңәрләгән шәһәрле солдатларның батыр­лыгына хөрмәт күрсәтер өчен Тәтешнең үзәк урамы буйлап узды.

Ринат Фәйзуллин гармунын үзеннән сирәк очракларда гына калдыра, бәйрәм уңаеннан ул тантаналы йөрешкә дә музыка уен коралы белән килгән. “Минем бабай сугышта һәлак булган, шуңа күрә 9 май минем өчен – үзенчәлекле көн. Бүген “Катюша”ны һәм “Славянканың хушлашуы”н уйныйм”, – дип уртаклашты ул.
Сугыш ветераннары һәм сугышта катнашучыларның толлары, тыл эшчәннәре шәһәр үзәгенә кадәр “тере” коридор буйлап үтте, әлеге юлдан барганда аларны мәктәп укучылары сәламләп калды. Аннары Дан Мемориалы янында “Җиңүле яз килде” дигән тантаналы митинг булды, анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Респуб­ликасының юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты. “Җиңү көне безнең һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле бәйрәм, ул үзендә тирән кайгы һәм шатлык, югалту ачысын һәм үз-үзеңне аямауны берләштерә. “Җиңү” дигән кыска сүз артында миллионлаган совет солдатының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылдагы киеренке хезмәт тора”, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы. Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрик­ләвен укыды, анда болай диелә: “Җиребезгә сугышның коточкыч күләгәсе башка беркай­чан да төшмәсен, ә безнең хатыннарыбыз һәм әниләребезнең күзләре хәсрәт һәм өметсезлек белән тулыланмасын иде”. 
Кадетлар, гражданнарны яклау көллияте курсантлары, яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы фронтларының байракларын күтәргән килеш тигез адымнар белән атлап, шәһәрнең үзәк мәйданы буйлап узды. Барабан кагучылар парадта беренче тапкыр катнашты. Җыелучылар Ватанны саклаучыларны Бер минут тынлык белән искә алды һәм Дан Монументына, тыл эшчәннәре Һәйкәленә гирляндалар, Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Концерт программасы кысаларында сугыш елларындагы җырлар яңгырады, ә митинг урыныннан бераз читтәрәк “солдатларның” кыр кухнясы урнашкан иде, анда теләге булган һәркем карабодай боткасы һәм хуш исле чәйдән авыз итә алды. Үзәк китапханә бинасы янында әдәби-музыкаль мәйданчык эшләде: тәтешлеләр сугыш турында музыкаль әсәрләр башкардылар, ә яшь шәһәрлеләр шигырьләр укыды, үзәк паркта шашка яратучылар ярышты. Митинг ахырында Дан Мемориалы янында “Виктория” хәрби-патрио­тик җырларның район бәйгесе ­гала-концерты булды.

 

Батырлар белән бер сафта
Ветераннар елдан-ел кими бара, ләкин бу әле аларның батырлыгы онытылачак дигән сүз түгел: “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе үзебезнең тормышыбыз белән кемгә бурычлы икәнлегебез турында искә төшерә.

Тәтешлеләр – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, оешмалар хезмәткәрләре, пенсионерлар... әтиләре, бабайларының портретларын күтәргән килеш бер сафта атлый. Аклы-каралы фотосурәтләрдән яшь сугышчылар, хәрби бәрелешләрнең тәҗрибә зирәклеген туплаучылар, тыл эшчәннәре, зенитчылар, шәфкать туташлары – немец-фашист илбасарлары белән көрәштә берләшкән төрле кешеләр карап тора. 

Кадет мәктәп-интернаты укучысы Вадим Малышев митингка бабасының портреты белән килгән, ул аның сугышчан юлын бик яхшы белә: “Минем бабай Меркурий Иванович Малышев иң көчле ут эченә эләгә. Фронтка 1941 елда чакырыла. Башта Белоруссиядә сугыша, аннары аны Мәскәү янына җибәрәләр, ул анда шәһәрне саклаганда һәлак була”. Тәтешле Татьяна Политавина да үзенең әбисе Анна Николаевна Башина турында күп хатирәләр сөйли ала: “Ул – тыл эшчәне. Сугыш вакытларында колхоз кырларында эшләгән, икмәк үстергән. Безгә, өлкәннәргә, акциядә катнашу мөһим, ул яшьләрне тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия”. Шәһәрле Маргарита Журина әтисе Виктор Николаевич Прохоровның сурәтен горурлык белән күтәреп бара. “Әти кадрлар офицеры булган, 1939 елдан хезмәт иткән, сугышны башыннан ахырына кадәр узган. Шулай булгач,  мин – хәрби кешенең кызы. “Үлемсез полк”ка һәр елны берүзем, шатланып барам, бу вакытта төркемнең булуы кирәкми. Йөрәктәге хисләр якының белән янәшәдә булуны искәртә: бары тик мин һәм ул”, – ди әтисенең портретына башын ымлап хатын-кыз.

“Үлемсез полк”та катнашу – бу безнең һәркайсыбыз һәлак булган сугышчылар һәм тыл эшчәннәре турындагы изге дан мәңге яшәсен өчен эшләргә мөмкин булганның иң азыдыр, мөгаен. “Акциянең максаты – һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы солдатлары турындагы истәлекне саклау. Һәрбер елны ­9 май парадында бәйрәм колоннасында фронтовиклар елдан-ел азая бара, балаларыбыз һәм аларның балалары җиңүчеләр буыны безнең өчен ниләр эшләгәнлеге хакында хәтерләсен өчен бу бик тә мөһим”, – дип билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасы төнге күктә төрле төсләрдә балкыган бәйрәм салюты белән тәмамланды.
 


Нет комментариев