Җәмгыять

Иң мөһиме – балалар иминлеге

Гомуми белем учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге кысаларында ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр дәүләт идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан белем бирү учреждениеләренең янгынга каршы торышын тикшерү алып барыла.

(Тәтеш, 1 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). “Бүгенге көндә тәртип сыйфатындагы хокук бозулар бетерелде (янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструкцияләр эшләү һәм янгын вакытында хәрәкәт итү тәртибе, янгын куркынычсызлыгының торышы өчен җаваплы затлар билгеләү, эвакуация юлларын һәм чыгу ишекләрен төзек­лектә тоту). Мәктәпләр янгын сүндерүнең беренчел кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, “01 хезмәте” дигән стендлар җиһазландырылган. Кайбер объектларда яктырткыч һәм энергия бирә торган электр чыбык­лары алыштырылган, объектлардагы чормалы биналарның агач конструкцияләре янгыннан саклаучы составлар белән эшкәртелгән, һәрбер объектта барлык электр чыбыкларының каршылык күрсәтү изоляциясенә туктап калу урнаштырылган, янгын сигнализацияләренең автомат җайланмалары төзек хәлдә. Хәзерге вакытта мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын янгын куркынычсызлыгы торышына китерү буенча эшләр дәвам итә”, – дигән мәгълүматны җиткерде районара бүлекнең өлкән инспекторы, эчке хезмәтләрнең өлкән лейтенанты Денис Сафиуллин.

Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәте белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү кирәклеге турында исләренә төшерә – бу һәркемнең бурычы, балаларыбызның гомере шуңарга бәйле.

Янгын часте телефоннары – 010, 01, 112, 2-51-92.


Нет комментариев