И туган тел...
Бидәңге мәктәбендә Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Безнең көчле армия” дип исемләнгән чара булып узган.
(Тәтеш, 26 февраль, «Тәтеш таннары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Бидәңге мәктәбендә Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Безнең көчле армия” дип исемләнгән чара булып узган.
Анда укучылар да, мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә актив катнашкан. “Бәйрәмгә әзерлек ай дәвамында барды. Балалар җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр, – дип хәбәр итте мөгаллимә Гүзәл Сәйфетдинова. – Балалар яраткан әтиләре һәм бабалары өчен чакыру открыткалары, бүләккә үз куллары белән матур эшләнмәләр ясадылар. Чарага килгән әтиләр дә мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларның әтиләре тәрбияче Светлана Җафарова җитәкчелегендә балалары белән бергә уенчык самолет та эшләделәр”.
Бәйрәмне караучылар әйтүенчә, мәктәп директоры Руслан Сәйфетдинов җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, балаларга бүләкләр дә тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев