Якташыбызның казанышлары билгеләп үтелде
Җәмгыять

Якташыбызның казанышлары билгеләп үтелде

“Фламакс” генераль директоры ведомство һәм халыкара бүләкләр белән билгеләп үтелде.

(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина). “Фламакс” компаниясе генераль директоры Фиргать Җиһаншин татар телен үстерүгә, татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәте һәм мөселманнар Диния нәзарәте оешуның 30 еллыгы уңаеннан истәлек медале белән бүләкләнде.  

Бүләкләрне ТРның Көньяк-көнба­тыш төбәге казые, ТРның Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ифтар вакытында тапшырды, ул ел саен Тәтеш районы мөхтәсибәте ярдәмендә Җиһан­шиннар гаиләсе тарафыннан уздырыла. Инсаф хәзрәт бүләкләрне тапшырганда Фиргать Җиһаншинның игелек­ле һәм ярдәмчел булуын билгеләп үтте, Тәтеш районында һәм ТРда актив гражданлык позициясе, хәйрия эшчәнлеге өчен аңа рәхмәт белдерде. 

/ФОТОНЫ ОЛЬГА КАМАРДИНА ТӘКЪДИМ ИТТЕ


Нет комментариев