Ямбактылылар Раштуаны ничек билгеләп үткән
Җәмгыять

Ямбактылылар Раштуаны ничек билгеләп үткән

Раштуа борынгыдан ук Русиядә елның иң матур бәйрәмнәренең берсе булып саналган.

Ямбактыда Раштуа һәм дини бәйрәмнәрнең ничек үтүе турында авыл кешесе Валентина Тихонова сөйләде: 

– Раштуа авыл кешеләре өчен һәрчак яраткан бәйрәм булды, аңа барысы да үрелеп бара: правос­лавие дине дә, мәҗүсилек тә. Балаларның йорттан-йортка йөреп, ничек итеп Раштуаны данлык­лауларын хәтерлим. Матур киенеп, барысы бергә җыелышып һәрбер өйгә керәләр иде. Ә хуҗалар аларны ерактан ук күзәтеп торалар, көтәләр, балалар “Раштуа”ны башыннан алып азагына кадәр җырлагач, шатланалар иде. Моның өчен һәрвакытта зуррак бүләк бирелде. Бер сум бирәләр иде, ул заман белән чагыштырганда бу күп. Беренче чиратта, туганнарга баралар иде, әлбәттә.  Әгәр кемгә дә булса кермәсәләр, хуҗалар үпкәлиләр иде. Хәтта әгәр кемнеңдер акчасы булмаса да, нәрсәсе бар шуны барысына да тигез итеп бүлә иде. Әгәр акча җитеп бетмәсә, конфетлар яки печеньелар өләштеләр. Ләкин Раштуага һичшиксез акча биерергә кирәк иде.   

Раштуадан соң дини бәйрәмнәр башланып китте. Ямбактыда 13 гыйнварда киенеп-ясанган кешеләр йөри иде. Әлеге вакыйгага җентекләп әзерләнделәр.

Битләрен буяп, аюлар һәм башка әкият персонажлары булып киенделәр. Ә битне хуҗалар танымаслык итеп буярга кирәк иде. Югыйсә хуҗа безне табынга җыя алсын дип, еш килешенеп тә куя идек. Безне көтеп тордылар.

Барысы да кунакчыллар иде, шулай да Евстифеевлар, Владимир Тихонов, Михаил Егоров, Анна Кондратьева, Владимир Лукоянов, Борис Лукояновлар гаиләләре аеруча да күңелдә уелып калды. 

Фотоны Ольга Земкова тәкъдим итте


Нет комментариев