Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа чаралар кертелде

Махсус хәрби операция­дә катнашып демобилизация­ләнү­челәргә РСФның тер­нәк­ләндерү үзәкләрендә дәва­лану узарга мөмкин.

Махсус хәрби операциядә катнашып демоби­лизацияләнүчеләр быелдан ведомство карамагындагы фондка буйсынган тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләр ала башлады.

– Тернәкләндерү – 25 көнгә, шифаханә-курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Шифаханә-курорт дәвалануын елга бер тапкыр үтәргә мөмкин. Тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелгәндә ветеранның сәла­мәтлек торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Әгәр элегрәк ул тикшерү узмаган һәм аның инвалидлыгы булмаган булса, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалану курсы билгеләячәкләр. Махсус хәрби операциядә катнашып Россия Герое исеме яки беренче төркем инвалидлыгы булучылар социаль фондның тернәкләндерү үзәкләренә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокук­лы. Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны РСФның Татарстан буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенең һәм күпфункцияле үзәкләрнең барысында да бирергә мөмкин. Гариза буенча карар белгечләр тарафыннан  ике эш көне дәвамында кабул ителә, – ди Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.

Махсус хәрби операция ветераннарына тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалануы хез­мәт­ләреннән файдалану мөм­кинлеген арттыру өчен тернәк­ләндерү үзәгенә барып кайту чыгымнарын компен­сацияләү каралган. Моннан тыш, әгәр аңа тернәкләндерү өчен медицина документларында I төркем инвалидлык яки озатуга мохтаҗлык билгеләнгән булса, махсус хәрби операция ветераны үзе белән озатып йөрүчене дә ала ала. Ветеранга юл чыгымнарын каплау өчен гариза тапшырырга һәм юл йөрүне раслый торган документларны беркетергә кирәк. Бу теләсә нинди транспорт төре булырга мөмкин, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев