Янгында бер кеше һәлак булган.
29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгыннар узган еллардагыга караганда 20%ка кимрәк булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
"Әгәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, янгыннар санының 20%ка кимүен, янгыннарда кешеләрнең үлүен - 4 очракка кимүен, янгыннарда җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны - ике ярым тапкырга кимрәк", - дип хәбәр итте докладчы.
Барлыгы 90 янгын теркәлгән, шуларның 67 е торак секторга туры килгән. Нәкъ менә торак фондындагы янгында кеше һәлак булган да инде.
Трущин янгыннарның төп сәбәпләрен дә санап чыкты. Алар арасында: электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (31 янгын), ут белән саксыз эш итү (23), мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (21).
Нет комментариев