21 июльдән Россия Социаль фонды бердәм пособие билгеләүнең яңартылган кагыйдәләрен куллана башлады.
– Беренчедән, үзгәреш хезмәткә яраксыз кешеләрне караучыларга кагыла: I төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк кешене яки медицина бәяләмәсе буенча даими карауга мохтаҗ гражданны караучыларга. Хәзер керем булмауның объектив сәбәбе булып, гариза бирүченең яки аның гаилә әгъзасының социаль фондта расланган якын туганын карау гына санала. Боларга ир яки хатын, ата-ана, балалар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, әби-бабайлар, оныклар керә.
Туганлыкны раслау өчен социаль фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә туу турындагы таныклык, өйләнешү турындагы таныклык, фамилия, исем яки атасының исеме үзгәрүне раслаучы документларны һәм туганлык мөнәсәбәтләрен дәлилләүче башка документларны тапшырырга кирәк.
Якын туганны карау факттагы айлар саны буенча исәпкә алына. Әгәр ул исәп-хисап чорында 10 ай яки аннан күбрәк дәвам иткән булса, минималь керемгә карата 8 МРОТ таләбе кулланылмый. Әгәр 10 айдан кимрәк булса, минималь керем күләме пропорциональ рәвештә исәпләнә. Шул ук вакытта, элеккечә үк, хезмәт стажына карау чоры туганлык мөнәсәбәтләрен тикшермичә кертелә.
Икенчедән, үзгәреш вакытлыча яшәү урыны яки факттагы яшәү урыны буенча бердәм пособиегә гариза бирүче гаиләләргә кагыла.
Социаль фонд гариза кайсы төбәктә тапшырылуына һәм яшәү минимумы күләменә карамастан, гариза бирүченең вакытлыча яки факттагы яшәү урынын тикшерәчәк. Алдан мондый тикшерү гариза тапшырылган төбәктәге яшәү минимумы, пособие элек билгеләнгән төбәктәгедән югарырак булган очракта гына үткәрелә иде.
Социаль фонд яшәү төбәген билгеләү өчен гариза бирүченең түбәндәге мәгълүматларын: кайсы Россия Федерациясе субъектында эшләвен, пенсия яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация алуын, эшсезлек буенча пособие алуын (яки моны тормыш иптәше алуын), социаль контракт төзүен, күп балалы гаилә статусы рәсмиләштерүен, хезмәткә яраксыз кешене каравын, аз санлы җирле халыклар вәкилләренә керүен (яки тормыш иптәшенең шундый статусы булуын) тикшерәчәк.
Алынган мәгълүматларны гариза тапшырылган төбәк белән чагыштыралар. Әгәр автоматик рәвештә тикшерү шул төбәктә яшәүне расламаса, социаль фондка торакны арендага алу килешүен яки баланың балалар бакчасына, мәктәпкә, көллияткә яки югары уку йортына йөрүе турындагы белешмә тапшырырга кирәк булачак. Яшәү урыны расланганнан соң, гариза гомуми кагыйдәләр буенча каралачак, – ди РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Нет комментариев