Район газетасы битләрендә якын араларда “Күрше-күлән” дип исемләнгән рубрика дөнья күрәчәк. Ләкин аның барлыкка килүе, хөрмәтле укучылар, күбесенчә сезгә бәйле булачак.
Бәлки, сезнең янәшәгездә мактап сөйләргә лаеклы бик әйбәт кешеләр яшидер. Журналист яки язучы булу таләп ителми, газета материалларын үзегезгә язарга туры килмиячәк!
Редакциягә 2-53-84 яки 89600412228 номеры буенча шалтыратып, күршеләрегез турында сөйләү дә җитә. Без, үз чиратыбызда, алар белән очрашып, әлеге кешеләр хакында мәкаләләр язачакбыз. Сезнең шалтыратуларны зарыгып көтеп калабыз! Һәрберегезнең янәшәсендә искиткеч күрше яши, дип ышанабыз!
фотография ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Нет комментариев