Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгын чыгу сәбәпләре нәрсәдә

“Килегез, янгын чыкты!” – дип әйтеп шалтыратулар кайдадыр бәла-каза килеп чыгуын аңлата. Дежур торучы каравыл шул ук минутта ярдәмгә ашыга.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

– Агымдагы елның 7 ноябрь торышы буенча, Россия МЧС ДИнең ТР буенча Тәтеш районындагы 133нче янгын-коткару часте чакыруга 37 тапкыр барды, ләкин бу әле 37 тапкыр янгын чыккан дигән сүз түгел: 16 бару ялган хәбәр аркасында булды, юл-транспорт һәлакәтендә янгын чыгу сәбәпле 2 тапкыр бардык. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 21 янгын булды, – дип сөйли янгын сүндерү часте начальнигы Сергей Фокин. – Янгын чыгу урыннары буенча: шәһәрдә 6 янгын булды, ә калган 13е авылларда: 3се – Бакырчыда, 2шәр – Нармонка һәм Урюмда, 1шәр – Алабирдедә, Бессоновода, Олы Тарханда, Жуковода, Келәштә һәм Киртәле авыллары  җирлекләрендә. Янгын чыгу нәтиҗәсендә килгән матди зыян 4 миллион сумга якын. Бәхеткә, янгыннарда үлүчеләр һәм җәрәхәт алучылар юк.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре электр җайлан­маларын һәм көнкүреш приборларын файдалану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 7 очрак; җылыту мичләрен урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу – 5; ут белән саксыз эш итү – 5. Ике очракта ут төртү гамәле булды. 

Янгын нәтиҗәсендә 10 –  йорт, 5 – каралты-кура, 4  – мунча, 2 машина юкка чыкты. Биш торак йортка, 3 абзар-курага, 1 мунча һәм ­1 гаражга зыян килде.  
Янгын частеның шәхси составы эчке эшләр органнары, халыкны социаль яклау һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә халыкка янгын куркынычсызлыгы турындагы мөһим күнекмәләрне өйрәтү һәм мәгълүмат бирү буенча төрле чаралар үткәрә. Моның белән беррәттән әлеге эштә балаларын ялгыз тәрбияләүче гаиләләргә һәм берьялгызы яшәүче өлкән гражданнарга, инвалидларга аеруча да игътибар бирелә. Янгынга каршы тематик әңгәмәләр уздырабыз, кешеләргә белешмәлекләр һәм мәгъ­лүмати язмалар таратабыз. Район халкының игътибарын, үзләрен һәм якыннарын янгыннардан саклау өчен, йорт хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру буенча алдан ук чаралар күрергә, җылыту мичләрен, электр үткәргечләрен ремонтларга кирәклегенә юнәлтәбез. Барлык күрсәтмәләр һәм кагыйдәләр йортны, милекне һәм аеруча да гомерне сак­лауга юнәлтелгән.

Янгын чыгуны автоном рәвештә хәбәр итү җайланмалары нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. 

Янгын чыгуны автоном хәбәр иткечләр бинада хәтта аз гына төтен чыгуга да сизгерләр, бу янгынның ялкынланып китүен беренче этапта ук тиз арада белеп алырга ярдәм итә. Төтен таралгач, ул көчле сигнал тавышы чыгара, бу хәбәр бирә һәм хәтта йоклаган кешене дә уята ала.

Тәтеш районында барлыгы 827 йорт буенча 2936 хәбәр иткеч урнаштырдык. 2016 елда 24 йорт хуҗалыгына 86 автоном хәбәр иткеч җайланмасы куелган булса, узган елда 328 йорт хуҗалыгына – 999 урнаштырылды, 190 йорт хуҗалыгына куелган 585е – Тәтеш районы акчасы хисабына урнаштырылды, 138 йорт хуҗалыгындагы 414 хәбәр иткеч – Президент программасы буенча эшләнде. 2021 елның декабрендә район акчасы хисабына 403 янгын хәбәр иткеч сатып алынды.

Үткән вакыт эчендә Татарстанда янгын чыгуның 84 очрагында кешеләр хә­бәр ит­кечләр ярдәмендә бу хакта вакы­тында белә алдылар, бу – 171 ке­шенең, шул исәптән 66 ба­ланың, ­гомерен саклап калды.

Янгын куркынычсыз­лы­гының гади кагый­дә­ләрен үтәү үзегезнең мал-мөлкәтегезне һәм иң әһәмиятлесе – кешеләр гомерен сак­лап калырга ярдәм итәчәк!
“Карак керсә – берне ала, уттан – бернәрсә дә калмый”, дигән гыйбарә халык телендә юкка гына әйтелми шул инде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев