Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын хәбәриткеч гомерне, милекне саклап калырга ярдәм итә

Янгын чыгуны кисәтү һәм ачыклау өчен ясалган прибор иминлек өчен нәтиҗәле ярдәмче булып тора.

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”). Төтен таралуны, янгын чыгуны автоном рәвештә хәбәриткеч – ул әйберләр һәм материаллар януның аэрозоль продуктлары концентрациясенең билгеле бер дәрәҗәсенә тәэсир итүче махсус җайланма, аның корпусында конструктив рәвештә автоном тәэмин итү чыганагы, янгын чыгуын ачыклау һәм бу хакта  турыдан-туры хәбәр итү өчен кирәкле барлык компонентлар берләштерелгән. 

– Төтен таралуны, янгын чыгуны авто­ном рәвештә хәбәриткеч­ләр, аны кыскартып АДПИ дип йөртәләр, ян­гыннарда кешеләрнең үле­­мен кисәтү буенча бүгенге көндә иң нә­тиҗәле чараларның берсе булып тора, – ди Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән сорау алучысы Фәнис Камалетдинов. – АДПИ уттан актив рәвештә саклавы белән башка әйберләр арасында аерылып тора, чөнки алар янгын көчәеп киткәнче үк төтен таралуга эшләп китәләр һәм янгын куркынычы турында сигнал биреп, кешеләрне вакытында кисәтергә йогынты ясый алалар. Хәбәриткеч тавышының көчлелеге һәм ешлыгы белән хәтта нык йокыга талган кешене дә уятырга сәләтле. Сез мондый приборны үз торагыгызда урнаштырып, мал-мөлкәтегезне генә түгел, ә иң мөһиме, үзегезнең гомерегезне дә иминләштерәсез. 

Белгеч билгеләп үт­кән­чә, АДПИны тү­шәм­гә һәм диварларга урнаштыру янгын сиг­на­лизациясенең махсус линияләрен һәм өстәмә җайланмалар куллануны таләп итми. Бары тик елына бер тапкыр батареяларын алыштырырга гына һәм оптик-электрон датчиклы камераны вакыт-вакыт тузан суырткыч белән өрдереп кенә торырга кирәк.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев