Янгын хәбәриткеч янгын чыгу турында сигнал бирә
Олы Тархан авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан.
(Тәтеш, 16 июнь, «Тәтеш таңнары»).
Йорт хуҗабикәсе янгын чыгуын автоном янгын хәбәриткечнең көчле тавышын ишеткәч белеп алган. Ул ялкынны су белән үзе сүндерергә тырышкан, ләкин моны булдыра алмаган.
– Янгын чыгу нәтиҗәсендә шәхси торак йорт зыян күрде, җәрәхәт алучылар юк, – дип хәбәр итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча дәүләт күзәтчелеге өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Янгын чыгуның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Әлеге очрак белән бәйле рәвештә белгеч тәтешлеләргә электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен искә төшерә. Катгый тыела: кабызылган электр приборларын күзәтүчесез калдыру; электр көнкүреш техникасын җылыту мичләренә, батареяларга якын урнаштыру; төзек булмаган розеткалардан, вилкалардан, сүндергечләрдән файдалану; кабызылган электр приборларын җиңел янучан әйберләр һәм җиһазлар янына якын урнаштыру; мөстәкыйль рәвештә ясаган электр җиһазларын куллану; бер розеткага берьюлы берничә куәтле электр приборы кабызу, моның белән электр челтәренә артык йөкләнеш булдыру; электр үткәргечләрне төенләп бәйләү, чолгап тоташтыру, обой белән томалап ябыштыру, аларны өстәмә изоляциясез диварлар һәм бүлемнәр аркылы үткәрү.
Янгын чыгу билгеләре ачыкланганда, бу хакта кичекмәстән 01 яки 112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев