Ярыштылар һәм тәҗрибәләре белән  уртаклаштылар
Җәмгыять

Ярыштылар һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Дмитрий Никоноров белән Анна Осипова педагогларның XXIX Бөтенроссия туристлар слетында катнаштылар

(Тәтеш, 9 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Дмитрий Никоноров белән Анна Осипова педагогларның XXIX Бөтенроссия туристлар слетында  катнаштылар, ул Кама Тамагында узды һәм Россиянең 50 субъектыннан 500дән күбрәк катнашучыны җыйды.

Туристлар слеты нәти­җәләре буенча, безнең педагоглар чыгыш ясаган Татарстан командасы туристлар-спорт эстафетасында беренче урынны алды.
– Без спорт ярышларын­да катнашудан тыш, хез­мәт­тәшләр белән табигать мохите шартларында балалар белән күмәк чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, балалар-яшүсмерләр туризмы программасын эшләү, остазлык һәм башкалар хакында фикер алыштык, – дип уртаклаштылар Дмитрий Никоноров белән Анна Осипова.  

фото: tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев