Түбән Тархан авылы клубында җирле шагыйрь Илгизәр абый Галиев иҗатына багышланган шулай дип исемләнгән кичә булып узды.
(Тәтеш, 23 октябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, фото гәҗитебез фотобанкыннан). Анда районның Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, Илгизәр Галиевның (рәсемдә уртада) туганнары, якташлары, авыл кешеләре катнашты.
Алып баручылар Миңзифа Галиуллова белән Гүзәл Шәмсетдинова җыелучыларны сәламләп, сүзне чарага килгән кунакларга тапшырды.
“Илгизәр абыйның иҗатын укыганда күзләремә яшь килде. Шундый авыр вакытларны күреп тә, иҗат дәртегез сүрелмәгән, киресенчә, алар ташкын булып шигырьләрегезгә күчкән. Сәламәт булып, киләчәктә дә яңа әсәрләр белән сөендерегез”, – диде Рима Гомәр кызы, Илгизәр Шәриф улына чәчәк гөлләмәсе белән Рәхмәт хаты тапшырып.
Үзешчән артистлар Рәис Гыйззәтуллин, Рушания Мусина, Рафис Хөснетдинов моңлы тавышлары белән кичәне тагын да ямьгә төрде. Ирек Үзбәков, Зөфәр Мохтаров, Мәүлет Хәбибуллин тальянда бию көйләрен сыздырды. Түбән Тархан аккалфаклары “Аулак өй” күренешен күрсәтеп, борынгы йолаларны яңартты һәм өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайтты. Рәзилә Галиуллова очынып-очынып, матур хәрәкәтләр ясап татар биюен башкарды.
“Илгизәр абый ихтирамга лаек шәхес. Бик олыладылар үзен. Афәрин! Ә Рима Гомәр кызы үзенә генә хас кешелеклелеге белән һәрвакыт күңелне күрә белә!” – дигән фикерен белдерде Назымгөл Җәләлетдинова.
“Илгизәр абыйның иҗат кичәсен уздыру теләге барлыкка килгәч, фикерен белер өчен башта үзенә шалтыраттым. Уегыз бик әйбәт, әмма башкарып чыга алырсызмы икән, диде ул. Аннары әзерләнә башладык һәм шөкер, барысы да бик матур килеп чыкты”, – диде сөенеп Миңзифа ханым.
“Олы хөрмәткә ия шагыйрь, Түбән Тарханда туып-үскән Илгизәр абый Галиевның шигырьләре йөрәкләргә үтеп керерлек. Җирлегебездә шундый иҗат кешеләре булганга горурлык, соклану хисләре кичерәбез. Илгизәр абый әлеге ихтирамга хәтта күңеле нечкәреп, күз яшьләре аралаш рәхмәт әйтте. Аңа багышланган кичә бик эчтәлекле итеп оештырылган иде”, – диде әңгәмә барышында районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, кичерешләре белән уртаклашып.
Түбәнтарханлылар әйтүенчә, кичә барышында Илгизәр абыйның туганнары аңа матур теләкләрен җиткерде. шигырьләр авторы сәхнә түрендә үзенең иҗат җимешләрен укыды, тормышы хакында сөйләде. Тамаша залын тутырып килгән халык бер тын алмый тыңлады һәм чара тәмамлангач та тиз генә таралырга ашыкмады, җырлап-биеп тагын бер кат күңел ачты. Ә гармунчылар бер-берсен алыштырып, искиткеч көйләрне сыздырды. Иҗат кичәсе якты уйлар, искиткеч тирән тәэсирләр калдырды.
Нет комментариев