УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ.
Иделем
Талгын гына ага Иделем,
Дулкыннары сөйли үткәнне.
Ярларында яшьлек эзләре,
Тормышның күңелле мизгеле.
Көмеш суы аның җанга дәва,
Җилләрендә туган як исе.
Идел киңлегенә сыена
Кешеләрнең назлы хисләре.
Ага Идел, ага гомер сыман,
Дөньяларны бәйләр җеп кебек.
Син бит, Идел, безнең тарихыбыз,
Йөрәкләрдә яшәр җыр кебек.
Идел аша карый Казаным,
Манаралар суга күз сала.
Борма дулкыннары аша, әйтерсең лә,
Киләчәккә олы юл суза.
Сания Сәмигуллина
фото: архив/Авангард
Нет комментариев