Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районыбыз авылларында игелекле гамәлләргә бай чаралар күп оештырылды.
(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Олы Тормы авылы мәдәният хезмәткәрләре Лилия Гафиятуллина белән Рушания Мусина сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашып, аларның тормыш-көнкүреше белән кызыксынган. “Үзләренә күрсәтелгән игътибарга алар бик шатланды”, – диләр мәдәният хезмәткәрләре.
Сөендек авылы мәдәният хезмәткәре Люция Хәлиуллова сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле авылдашларының өйләренә барган һәм аларга күчтәнәчләр тапшырып, изге теләкләрен ирештергән.
Зур Әтрәч авылы шәфкать туташы Миләүшә Минәева, мәдәният хезмәткәрләре Илһам Хәйбуллин белән Зөбәрҗәт Хәйруллина сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле авылдашлары янына барганнар. Аларның яшәешләре белән кызыксынып, игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәр.
“Игелекле гамәлләре өчен рәхмәт. Шулай хөрмәт күрсәтүгә якыннарыбызның бик күңелләре булды. Йөрәкләрне эретергә игътибар һәм җылы сүз дә җитә” – диләр сәламәтлекләре чикле кешеләрнең якыннары.
Түбән Тархан авылы китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова балачактан инвалидлыгы булган авылдашларының хәл-әхвәлен белешкән. “Аларга бу тормышта яшәве җиңел булмаса да, аларның ихтыяр көче нык”, – ди мәдәният хезмәткәре.
Байраш, Алабирде, Зур Әтрәч мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хәйруллина, Рамил Ильясов, Алсу Шаһиәхмәтова, Илһам Хәйбуллин Олы Шәмәктәге картлар-инвалидлар интернат-йортына барганнар. “Интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә изге теләкләребезне әйттек һәм күчтәнәчләр тапшырдык”, – дип уртаклаштылар игелекле гамәл башкарган киң күңелле райондашлар.
Нет комментариев