Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игелек һәм ярдәм – бу мәңгелек

Тәтеш педагоглары ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә ярдәм итте.

(Тәтеш, 16 май, "Тәтеш таңнары").  Яңа коронавирус инфек­ция­се таралуны профилактикалау өчен, шәһәрдәге балалар бакчалары, өстәмә белем бирү үзәге, Тәтеш татар урта мәктәбе педагогларыннан торган волонтерлар мөстәкыйль рәвештә медицина битлекләре тегүне оештырды.

Педагоглар әзер 300 битлекне бушлай нигездә Тәтеш үзәк район хаста­ханәсенең  ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә тапшырды.

Ак­циядә катнашучылар һәркемгә хәзерге вакытта киче­рергә туры килгән авырлыклар – вакытлыча дип раслый, ә кешеләрнең мәрхәмәтлелеге һәм үза­ра ярдәмләшүе – бу ­гомерлек.

Педагоглар элегрәк Олы Шәмәктәге интернат-йортка 200 медицина битлеге тапшырган иде. Киң күңеллегегез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев