Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игелекле булу бик үк җиңелләрдән түгел

“Игелек” төшенчәсе соңгы дистә елда үзенең башлангыч мәгънәсен берникадәр югалтты.

(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары”,Владлена Голудец, Тәтештәге 1нче урта мәктәп ). Тирә-юньдәгеләрнең барысының да мәрхәмәтле, ихлас, эчкерсез булуын телисе килә. Игелекне һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр өчен ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен җылы мөнәсәбәтләр, кемнәрдер өчен – ул ярдәм итү һәм үзара булышлык, өченчеләр өчен – ул бары тик урамда елмаю. Әйе, безнең искиткеч көчле  дөнь­я­да, гаджетлар белән тулган дөньяда, игелекле булу кыен. Кешеләрнең күпчелеге виртуаль тормыш белән зомбилашкан һәм чынбарлык турында ­бөтенләй дә оныта. Игелек һәркайсында бар, әлбәттә, аның хакында күпләр фәкать онытканнар. Барысы да бер-берсенә хөрмәт белән карасын иде, дип телисе килә. Дөньяны бары тик без үзебез генә яхшырта алабыз һәм тирә-якка булган игелекле, ышанычлы мөнәсәбәт безнең кулларда. Истә тотыгыз, мәрхәмәтле кеше янәшәсендә һәрвакытта ихлас кешеләр була, игелекле кеше һәрвакытта ярдәм һәм юаныч табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев