Игелекле эш башкаралар
Тәтешнең халык хоры ветераннары коллективы бөтенроссия хәрәкәтенә кушылды һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яшеренү челтәрләре ясый башлады.
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова, автор фотосы).
– Без район мәдәният йортында репетицияләр үткәрәбез, ә аннары яшеренү челтәрләре үрү белән шөгыльләнәбез. Ай ярым элек мин шәһәрле Елена Егоровна Горбунованы очраттым, аралашып киттек, һәм ул үзенең кызы Ольганың фикердәшләре белән Казанда яшеренү челтәрләре бәйләүләре, махсус халатлар, эчке киемнәр тегүләре, Луганск госпиталендә дәваланучы солдатлар өчен җылы кием-салымнар җыюлары турында уртаклашты, – дип сөйли хор җитәкчесе Маргарита Адайкина.
Башта ул хәрби хезмәткәрләргә нинди ярдәм күрсәтә алуларын коллектив белән киңәшләшкән һәм хатын-кызлар аны бертавыштан хуплаганнар, булдыра алганча ярдәм итәчәкләрен әйткәннәр. Маргарита Адайкина Ольга Стеценко белән элемтәгә кергән, аннары ул әлеге игелекле эшнең кураторына да әйләнгән.
– Иске челтәрләр, тукымалар, җылы киемнәр, шәмнәр, калай банкалар җыю буенча шәһәрлеләр арасында хәбәр тараттык. Уртак эшкә теләсә нинди өлеш кертә алучыларга шатбыз, – ди музыкант. – Ветераннар хоры белән 200дән артык эчке кием тектек. Казаннан яшеренү челтәрләрен безнең үзебезгә үрергә дигән тәкъдим килеп иреште. Без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Васильевна Николаевага мөрәҗәгать иттек, ул әлеге уебызны хуплады. Безгә район мәдәният йортыннан бина бирделәр, иганәче Володар Тимофеев терәк өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин итте. Ольга Стеценко кайтты һәм безне яшеренү челтәрләрен бәйләргә өйрәтте.
Без район мәдәният йортына килгәндә хатын-кызларның эшләгән вакытларына туры килдек.
– Челтәрләрне алмашып, бригадалар белән 12шәр кеше үрәбез, материал 6га 3 метрлы турыпочмаклы өслекне тәшкил итә. Ике кеше челтәрне кисәкләргә кисә, башкалары аларны челтәрләп үрә, – дип уртаклаштылар алар.
Югыйсә эш катлаулы да кебек түгел, әмма, аның сәгать ярымга сузылуын, өстәвенә бу вакытта куллар күтәрелгән хәлдә торуын, ә инде кисәкләрне каркасның аскы өлешенә үргәндә тезләнеп торырга туры килүен исәпкә алсаң, әлеге хезмәт инде алай ук җиңел дә түгел кебек тоела.
– Безнең ир-егетләргә күпкә авыррак, – дип уртаклашалар өлкән яшьтәге волонтерлар. – Ә без, әниләр, әбиләр, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Челтәрләр безнең балаларны сакласын иде дип, чын күңелдән әйткән теләкләребез чынга ашсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев