Игеннәрне урып-җыюда район комбайнчыларының хезмәт көндәшлегенә беренче йомгак ясалды.
"Содружество"дан берьюлы биш комбайнчы урак батыры булды.
"Нью-Холланд" комбайнында Евгений Маврин беренче мең тонна икмәк суктырды. Икенче урында Николай Ивлев, Николай Алешин - өченче.
Сергей Филатов "Акрос"та беренче 750 тонна (ярыш шартлары буенча) бөртек суктырып алды, икенче урында - хезмәттәше Николай Авдеев. Җиңүчеләрнең барсы да район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.
Нет комментариев