Игътибар: сыерлар лейкозы
Җәмгыять

Игътибар: сыерлар лейкозы

Тәтеш районы ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов белән без мөгезле эре терлекләр лейкозының кеше өчен куркыныч булуы турында әңгәмә кордык.

– Лейкемия яки лейкоз – мө­гезле эре терлекләрнең йогышлы, вируслы, яман шеш авыруы. Лейкозлы үгез вирусы чир таратучы булып тора, ул озак вакытлар үзен сиздермәскә мөмкин. Лейкоз бик тиз тарала һәм барлык хайваннарны зарарлый. Моңа иммун системасының түбән булуы да, мөгезле эре тер­лекләрне асрау шарт­ла­рының тиешенчә булмавы да йогынты ясый. Чирнең таралуына төп факторлар булып урынның кысанлыгы, барлык малларны бергә туплап көтү, бозауларга чир йоктырган сыер сөте эчерү яки чирле үгез-орлыкландыручы тора. Тышкы тирәлектә лейкоз вирусы күп дигәндә 6 сәгать яши һәм, әгәр “хуҗасын” тапмаса, юкка чыга. Яңа сауган сөттә 3 атнага якын сак­лана, ләкин термоэшкәртү ясаган вакытта юкка чыга.

Лейкоздан дәвалау юк. Чир хайваннарның үлеменә китерә, авыру булсалар, аларны көтүдәге эпидемияне кисәтү өчен чалалар.  

Сыердан чир йоктыру мөмкин түгел, әмма вирус үзендә токсиннар туплау үзлегенә ия, алар сөттә дә, иттә дә булачак. Аларны ризык итеп кулланганда, токсик чирләр эләктерү куркынычы зур. Сөтне кайнатмаган килеш һич кенә дә эчәргә ярамый, бары тик термоэшкәртүдән соң гына. Иткә килгәндә: әгәр сыерда чир башлангыч стадиядә генә булса, эчке органнарында зарарлану һәм яман шеш булмаса, аны озак итеп пешереп ашарга яки ит продуктларына эшкәртергә рөхсәт ителә. 

Сөт һәм сөт про­дукт­ларын шәхси яр­дәм­че хуҗа­лыклардан сатып алганда, авыру яки тик­­шерелмәгән терлек­ләр­дән сөт продукциясен са­тып алудан сак­лану өчен, шимбә көннәрендә Тәтеш базары бинасында сатыла торган продуктлар­дан тыш, сөт сатучыларның вете­ринария белешмәләре булуын тикшерергә киңәш итәм. Сәла­мәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев