Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игътибар һәм кайгыртуны тоеп яши

Кошки-Новотимбаево авылын­да го­мер кичерүче Анас­­тасия Максимова 90 яшьлек юби­леен билгеләп үтте.

(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары», Лина ТИХОНОВА). Анастасия Мироновна яшьлек елларында Тархан районы башкарма комитетында секретарь-машинист булып эшли, аннары колхозда хезмәт куя. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы үзенең иҗатын якташларына “Акат” (“Апрель”) фольклор ансамбле составында бүләк итә. Анастасия Максимова – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Иоаким Степанович Максимов-Кошкинскийның яраткан килене, ул аның өендә берничә тапкыр булган.

Биш бала анасы, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны хәзер кызы Людмила һәм кияве белән яши, улы Валерий да еш кайтып йөри.

Анастасия Мироновага туган көнендә Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, район башлыгы Рәмис  Сафиуллов исеменнән котлау сүзләрен, шулай ук гөлләмә һәм бүләкне район башлыгы урынбасары Евгений Курков тапшыр­ды. Юбиляр белән әңгәмәдән соң, ул сүзен болай дип йомгаклады: “Озак еллар хезмәт куюыгыз өчен без сезгә рәхмәтле. Якташларыгызның сезне хәтерләве һәм хөрмәтләве сөендерә. Бүгенге көндә игътибар һәм кайгыртучанлыкны тоеш яшәвегез күңелне шатландыра. Гомернең әлеге дәверендә бу иң әһәмиятлеседер, мөгаен”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев