Игътибарлы булыгыз!
Тәтештә якшәмбе көнне быел беренче тапкыр зыян күрү белән юл-транспорт фаҗигасе булган.
(Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары») Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, һәлакәт иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Воробьев-Толстой урамнары кисешкән тыкрыкта килеп чыга. ВАЗ-20199 шоферы машинасы белән төп трассага алып чыга торган юл буйлап килгәндә (Толстой урамы буйлап Чехов урамы ягына хәрәкәт иткәндә), төп юл буенча хәрәкәт итүче “Форд”ка узарга юл бирмәгән. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә ВАЗ шоферы зыян күрә. Машинаның икесе дә җитди механик җимереклек ала.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт шоферларының игътибарлы булуларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләрен сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев