Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икенче очрашулары язмыш тәкъдире булган

Бер күрүдән ярату һәрвакытта да мөнәсәбәтләр башлангычы булырга мөмкин түгел: Тәтештән Долговларга (безнең “Барысы да мәхәббәттән башлана” фотобәйгесендә җиңүчеләр) бер-берләре өчен яратылган икәнлекләрен аңларга икенче тапкыр очрашырга кирәк булган.

(Тәтеш, 9 март, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Дмитрий һәм Людмила биш ел элек танышканнар. 
– Мин Чуаш Чурапанында яшәдем, ул – Богдашкинода. Без дуслар белән аның авылына бардык, бер төркемдә булырга туры килде, әмма бер-беребезгә әллә ни игътибар итмәдек, – дип искә төшерә яшь хатын-кыз. 

Барысы да Людмила дуслары белән бергә Дмитрийны да үзенең туган көненә чакырган вакыттан үзгәргән. Нәкъ шул чакта яшьләр арасында очкын кабынган да инде. Кыз белдергәнчә, яшь егет аны үзенең аралашуы белән гашыйк иткән, ә егет билгеләп үткәнчә, Людмила аны үзенең чибәрлеге белән әсир иткән. 
– Шул чакта уртак тел таптык та инде, – диләр Долговлар.

 Дүрт елдан соң өйләнешкәннәр. Бу вакыт эчендә икесе дә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятен тәмамлаган, Дмитрий армиядә хезмәт итеп кайткан. Долговларның өйләнешкәненә 5 ай, Тәтештә яшиләр. Дмитрий шәһәрдәге газ оешмасында эшли, ­Людмила – банкта. 

Кайчакларда алар арасында кечерәк бәхәсләр булгалый, әлбәттә (сирәк гаилә генә ансыз була ала), шулай да ир белән хатын бер-берләре белән озак вакытка ачуланмыйлар, ә беренче булып Дмитрий дуслаша икән.

фотосы Долговлар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев