Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Икенче туган көнне аңа медицина хезмәткәрләре бүләк иткән

Ульяновскида яшәүче ханым белән булган хәлдән соң бер ел диярлек вакыт узган, бу хакта безгә аның сеңлесе Валентина сөйләде.

(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таннары").

– Апам Нина Михайловна Тәтеш районының Жуково авылына абыебыз янына кунакка кайткан иде, – ди ул. – Шулай бервакыт иртән бакчага чыккач, аның хәле начарланган. Туганнарыбыз Тәтеш хастаханәсенә шалтыратканнар, ашыгыч ярдәм бик тиз килеп җиткән.

Апасын табиблар Татьяна Гайнуллина һәм Татьяна Шиһабетдинова кабул иткәннәр. Башлангыч диагноз – инфаркт. Вакыт бик аз калып барган, безнең табиблар Казан кардиоүзәгенә шалтыратканнар һәм аны ашыгыч рәвештә шунда җибәргәннәр.

Бәхеткә, аның гомерен сак­лап калырга өлгергәннәр. Ул хирургларга чын күңелдән рәхмәт әйткән, ә алар моның өчен дөрес диагноз куйган, пациентны бирегә җибәрергә әзерләгән һәм тиз арада Казанга җибәргән Тәтеш медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә тиешсең, дип җавап биргәннәр.

Өченче июльдә ул үзенең икенче туган көнен билгеләп үтәчәк, аңа аны медицина хезмәткәрләре – үз эшенең чын осталары бүләк итте.

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев