1 декабрьдән күп балалы аналар иминият пенсиясе күләменә яңадан исәп-хисап ясау өчен гариза тапшыра ала.
– 2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарына кертелгән үзгәрешләр ата-аналарның берсенең яшь ярымга җиткәнче биш һәм аннан күбрәк һәр баласын тәрбияләүнең иминият стажын 8,1 балл күләмендә исәпләргә мөмкинлек бирәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә, 2025 елның 1 декабреннән ТР буенча социаль фондларның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләре иминият пенсиясе алучы күп балалы аналардан пенсия күләмен яңадан исәпләүгә гаризалар кабул итә башлый.
Элек күп кенә аналар өчен бала карау чоры тулы күләмдә исәпкә алынмады, бу пенсия күләменә йогынты ясады. Республикада якынча 14 меңнән күбрәк, Тәтеш районында 200дән күбрәк күп балалы ана пенсияне яңадан исәпләү хокукына ия.
Хәзер без күп балалы аналарны фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гаризаны тапшырырга чакырабыз. Гаризаны “Госуслуги” порталында шәхси кабинетта, күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) аша яки яшәү урыны буенча социаль фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә тапшырырга мөмкин. Мөрәҗәгать иткәндә паспорт һәм, булган очракта, балаларның тууын һәм яшен раслый торган документлар – туу турындагы таныклык, паспорт күрсәтергә кирәк. Әгәр гариза 2025 елның декабрендә бирелгән булса, пенсия күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан яңадан исәпләнәчәк, – ди РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Нет комментариев