Гражданнар финанс базарында инвестицияләр кертү өчен пенсия тупланмалары акчаларын иминиятләштерүче оешмага тапшырырга хокуклы. Сайлаган иминиятче граждан алдында тупланма пенсияне билгеләү һәм түләү буенча җаваплылык йөртә.

РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова тәтешлеләрнең пенсия тупламаларын иминиятләштерүчене алыштырганда килеп туган сорауларына җавап бирде.
– Пенсия тупланмалары кайда булырга мөмкин?
– Россия социаль фондында (әгәр сез күчү турында гариза язмагансыз икән, алар биредә автомат рәвештә булачак) яки мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнашучы дәүләтнеке булмаган пенсия фондында (ДБПФ).
– Пенсия тупланмаларын бер оешмадан икенчесенә ничек күчерәләр?
Түбәндәге төрләре булырга мөмкин: ДБПФдан РСФга; РСФдан ДБПФга; бер ДБПФдан икенче ДБПФга.
– Гаризаны кайчан бирергә була?
– Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәр. 2015 елдан пенсия системасында “биш ел” кагыйдәсе барлыкка килде, аның нигезендә тупланма пенсияне бер иминиятчедән икенчесенә инвестиция керемен югалтмыйча биш елга бер тапкыр күчерергә мөмкин. Социаль фонд сезнең мөрәҗәгатегезне гариза биргәннән соң алтынчы елның 1 мартына кадәр (ашыгыч рәвештә күчкән вакытта) яки киләсе елның 1 мартына кадәр (вакытыннан алда күчү буенча) караячак, әмма өлешчә инвестиция керемен югалтып.
– Пенсия тупланмаларын күчерү өчен гаризаны кая бирергә?
– Россия социаль фондының клиентлар хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталы аркылы (көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (УКЭП) – үз кулы белән куелган имзаның цифрлы алмашы кирәк).
Нет комментариев