Иң мөһиме – юллардагы иминлек
Узган атнада Тәтештә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.
(Тәтеш, 29 август, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Утырыш барышында бүлек начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ильмир Гарипов Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлегенең агымдагы елның җиде аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
– Районда отчет бирү вакыты эчендә 4 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 1078 очрагын ачыклады, шуларның 33е – исерек килеш транспорт йөртү, 12се – гражданнарның транспорт йөртүгә хокукы булмаган яки йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт руле артына утыру, 295е – иминлек каешларын эләктермәү, 9 очрак – каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы – 85 очрак, – дип хәбәр итте Ильмир Гарипов.
Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек начальнигы үзйөрешле техникаларның һәм тагылма арбаларның техник торышын тикшерү, файдалануга рөхсәт, теркәү документлары һәм билгеләре булу, машина йөртүчеләрнең тиешле таныклыклары булу-булмавын тикшерү буенча эшләрнең нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.
– Бүгенге көндә бүлектә 1475 үзйөрешле техника теркәлгән. Шуның 307се – тагылма арба, 1168се – үзйөрешле машина, шулардан 787се – трактор, 25е – юл-төзелеш машинасы, 96 ашлык җыю һәм 18 азык җыю комбайны, 134 кар чанасы һәм квадроцикл, 108е – башка үзйөрешле машиналар, – диде ул.
“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның территориаль идарә начальнигы Наил Агишев зур авырлыктагы контроль, юл буе полосаларын һәм автомобиль юллары полосаларын билгеләнгән тәртиптә куллану, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илья Савельев юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү турында сөйләде, ә район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, мәктәп автобусларын тикшерү һәм балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү таләпләрен үтәү турында бәян итте.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Альберт Гасимов тарафыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев