Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Интернетта хокукка каршы гамәлләр кылган

Тәтеш кешесенә Интернет челтәрендә Россия армиясен дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр кылган өчен штраф билгеләнгән.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Ю. социаль челтәр­ләрнең берсендә үзе­нең шәхси интернет-би­тен кулланып, бер төркемдә махсус хәрби опе­рация­дә катнашучылар турында начар сүзләр язган. Тикшерү бары­шында текстта Россия солдат­ларының гамәл­ләре ир-ат тарафыннан җина­ять буларак характерлануы турында сүзләр табылган.

Социаль челтәрдәге ак­каунт Ю.-ныкы булган кәрәзле телефон номерына бәйләнгән булуы ачыкланган, аның административ хокук бозу факты эш буенча җыелган дәлилләр белән расланган. 

Шулай итеп, Ю. РФ Адми­нистратив хокук бо­зулар кодексының 20.3.3 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 
30 000 сум күләмендә штраф салынган.

Ю. Тәтеш район суды карарына Татарстан Югары судына шикаять биргән. Әмма нәтиҗәсез, карар үз көчендә калган.

фото ЯИ ярдәмендә тупланган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев