Инвалидлык буенча пенсия билгеләү үзгәрдеме?
Җәмгыять

Инвалидлык буенча пенсия билгеләү үзгәрдеме?

Сорауга Россия Пенсия фонды идарәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина ­Большакова җавап бирә.

(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”).

– Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен пенсия фондына шәхсән документлар тапшырырга кирәкме?
Ришат К.

Сорауга Россия Пенсия фонды идарәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина ­Большакова җавап бирә:
– 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе эшли башлады. Пенсия һәм социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы гражданин инвалидларның федераль реестры (алга таба – ИФР) мәгълүматлары нигезендә, пенсия фондына раслаучы документларын тапшырмыйча, инвалид дип танылган көннән билгеләнә.

Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсияне билгеләү турындагы карар ИФРдан инвалидлык турындагы мәгълүмат кергән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турындагы карар чыгарылганнан соң, пенсия фонды бу хакта өч эш көне эчендә гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр, әгәр дә порталда хисап язмасы юк икән, дәүләт хезмәтләре порталында яки почта аркылы шәхси кабинетка килә.
Пенсия билгеләгәннән соң, гражданиннан пенсияне китерү ысулын билгеләү таләп ителәчәк. Пенсия китерү турындагы гаризаны онлайн рәвештә Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аркылы бирергә мөмкин. Зарурилык булганда илтеп тапшыру ысулын теләсә кайсы вакытка үзгәртергә мөмкин, моның өчен уңайлы ысулны сайлап: пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аркылы онлайн рәвештә, шулай ук шәхсән РПФда яки күп функцияле үзәктә яңа гариза тапшырырга кирәк. 

Кайбер дәүләт хезмәтләре гаризасыз тәртиптә, ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка, социаль казначылык кысаларында гамәлгә ашырыла, аның максаты – социаль ярдәм чараларын билгеләү барышын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту.


Нет комментариев