Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт кошларын саклагыз

Россия территориясендә югары патогенлы кош гриппы (алга таба – ЮПКГ) буенча вәзгыять киеренке кала бирә.

фото: архив/Авангард

– Агымдагы елда гына да РФның өч субъектында кош гриппының 4 очрагы теркәлгән. Узган ел бу проблема белән чираттагы тапкыр очрашкан республикабызның да аянычлы тәҗрибәсе булды, – дип хәбәр итә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара  Арсланова. – Күпчелек факторлар, шул исәптән кыргый кошларның миграция процесслары, эпизоотик хәлнең үсешенә объектив йогынты ясый торган төп факторларның берсе булып кала, һәм бу кош асраучы халыкны сагайтырга тиеш.

Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов КФХ хуҗаларына, шәхси эшмәкәрләргә кошларны тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүчеләргә, Тәтеш районы территориясендә ЮПКГ барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау буенча чаралар күрергә тәкъдим итә.

– Миграция чорында күпләп үлгән кыргый кошларга тап булган очракта, – ди ул, – район ветеринария хезмәтенә 8(884373) 2-87-74 телефон номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев