Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән
Җәмгыять

Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Тәтештәге 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан И. Б. карата ­административ хокук бозу турындагы эш каралган.

Тәтештәге 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан И. Б. карата ­административ хокук бозу турындагы эш каралган.

– Татарстанның Менделеевск районы терри­ториясендәге автомобиль юлында 2024 елның 28 октябрендә 16 сәгать 40 минутта И. Биктеев юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, дәүләт теркәве билгесе булмаган экскаваторны исерек хәлдә идарә иткән, шуның нәтиҗәсендә админис­тратив хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәле кылган. Эшне караган вакытта ир-ат аңлатуынча, 2024 елның 28 октябрендә эштән соң экскаваторны тукталыш урынына егерме метр күчереп куярга теләгән, аны ГАИ хезмәткәрләре туктаткан. Бу көнне алкоголь эчемлекләр кулланмаган, кич белән сыра эчкән булган. Беркетмә белән килешә, – дип хәбәр итә суд участогы хезмәткәрләре. – Суд И. Б. административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аны бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә штраф салу төрендә административ җәза билгеләргә дигән карар чыгарды.

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев