Җәмгыять

Ир белән ­хатын аерылышкан вакытта алар милкендә балалар мәнфәгате ничек исәпкә алына

Сорарга телим!

(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”). 
Тәтешле Ирина С.-ның ир белән ­хатын аерылышкан вакытта алар милкендә балалар мәнфәгате ничек исәпкә алына, дигән соравына Тәтеш районы прокуратурасы аңлатма бирә.

“Ир белән хатынның мал-мөлкәтен бүлгән вакытта балигълык яшенә җитмәгән балаларның мәнфәгатен канәгатьләндерү өчен сатып алынган әйберләр (өс киеме, аяк киеме, мәктәп һәм спорт кирәк-яраклары, музыка уен кораллары, балалар китапханәсе һәм башкалар) бүленмәвен исәпкә алырга кирәк. Бу мөлкәт балалар яшәгән кешегә күчә, өстәвенә әлеге ата-ана башка ата-анага милек тапшыру белән бәйле акчалата компенсация түләргә тиеш түгел (РФ Гаилә кодексының 38нче маддәсе 5нче пункты)”, – дип хәбәр итә белгеч. 

Балигълык яшендә булмаган, уртак балалары исеменә ачылган акча кертеме дә шулай ук бүленергә тиеш түгел, чөнки ул балаларга тиеш дип санала. Әлеге нигезләмә бары тик ир белән хатынның уртак балаларына гына кулланыла. Аларның уртак акчалары хисабына ир белән хатынның берсеннән генә балигъ булмаган яшьтәге бала исеменә ачылган кертем уртак рәвештә бүленергә тиеш.

Ир белән хатынның уртак милкен бүлгән вакытта суд балалар мәнфәгатеннән чыгып, уртак милектә ир белән хатынның өлешләре тигез бүленүен кире кагарга һәм балалар яшәп калган кешегә өлешне арттырырга мөмкин. Балаларның мәнфәгатен һәрбер төгәл очракта да суд билгели, диелә РФ Гаилә кодексының 39нчы маддәсендә.

“Моның белән бергә, уртак тупланган милекне бүлгән вакытта баштан ук тигез бүлүне кире кагу өчен,  балигълык яшенә җитмәгән уртак бала булу нигез булып тормый. Мондый кире кагу турында карар кабул итү, балаларның мәнфәгате ни рәвешле үтәлүен күздә тотып, дәлилле булырга тиеш, әлеге кире кагу да алар хакына башкарылырга тиеш”, – дип билгеләп үтәләр район прокуратурасы вәкилләре.   


Нет комментариев