Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир кишәрлекләре хокуклы хуҗасыннан нинди очракларда алына

ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдән җир кишәрлекләренең җир хуҗасыннан мөмкинлеккә карап мәҗбүри алу сәбәпләре һәм аның барышы турында хәбәр итә

(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен мәҗбүри алу һәм авыл хуҗалыгы бил­геләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләренә суд тәртибендә хокукны туктату “Авыл хуҗалыгы бил­геләнешендәге җирләр әйләнеше турында”гы Федераль законның (№ 101-ФЗ, 24.07.2002) 6нчы маддәсе белән түбәндәге очракларда карала:
– җир кишәрлеге РФ законы таләпләрен бозып файдаланылганда, туфракның уңдырышлылыгы сизелерлек кимегәндә яки тирә-юнь мохиткә зыян килгәндә. Тирә-юнь мохиткә китерелгән зыянның күләме “Тирә-юнь мохитне саклау турында”гы Федераль закон (№ 7-ФЗ, 2002 елның 10 гыйнварыннан) нигезендә тормышка ашырыла;
–     җир кишәрлеген өч һәм аннан да артык ел рәттән максатчан билгеләнеш буенча яки РФ законын бозып файдалану фактлары дәүләтнең җир күзәтчелеге кысаларында ачык­ланган вакытта, мондый җир кишәрлеге авыл хуҗалыгын алып бару яки авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйле башка төрдәге эшчәнлектә файдаланылмаса.
“Дәлилле материаллар бу очракларда РФ субъектының башкарма хакимият органнарына юллана һәм “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы закон (№ 218-ФЗ, 2015 елның 13 июленнән) тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, җир кишәрлегенең күчүе, туктатылуы, хокукны чикләү мөмкин түгеллеге яки авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдән аны алу турындагы суд эшенең каравы тәмамланганчыга кадәр җир кишәрлеген тоткарлап тору турында Росреестрга гариза җибәрә. РФ субъектының башкарма хакимият органы материаллар килгән көннән ике ай дәвамында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне алу һәм аны гавами торгларда сату турындагы таләпләрне судка җибәрә”, – дип аңлата ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев