Иртәгә республикада 36 градуска кадәр салкынайтачак
Татарстанда территориясендә явым-төшем көтелми.
(Тәтеш, 8 февраль, «Тәтеш таңнары»). Иртәгә, 9 февральдә, Татарстанда тагын да салкынайтачак.
Республика территориясендә антициклон хакимлек итүен дәвам итәчәк, диде метеорологлар.
Төбәктә явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы -24…-29 градус, аязганда — 36 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -18…-23 градус булачак.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-02-2021/irt-g-tatarstanda-36-graduska-kad-r-salkynaytachak-5804893
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев