Һава температурасы төнлә +11..+16, көндез +21..+26 градус фаразлана.
(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таннары"). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
«Төньяк-көнчыгыштан талгын җил була, көчәйгәндә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитә», — диелә хәбәрдә.
Һава температурасы төнлә +11..+16, көндез +21..+26 градус фаразлана.
Шулай ук төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем күзәтелми.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/04-07-2021/irt-g-tatarstanda-k-chle-il-k-tel-5829122
фото: архив/Авангард
Нет комментариев