Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исерек килеш машина йөрткән

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогында М.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

Ир-ат исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге хәл 2025 елның 21 декабрендә төнлә Тәтеш – Буа автоюлында килеп чыккан.  Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозуын ачыклаган: ул руль артында исерек хәлдә булган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданин М.-ның гамәлләре административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән.

Суд машина йөртүчегә 45 000 сум күләмендә штраф билгеләү, шулай ук бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган. Хокук саклау органнары машина йөртүчеләрне җаваплырак булырга өнди: исерек килеш транспорт белән идарә итү җитди юридик нәтиҗәләргә китереп кенә калмыйча, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген дә куркыныч астына куя.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев