Исерек килеш машина йөрткәнгә җәза алган
ТРның Тәтештәге 1нче санлы район суды участогында К.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.
2026 елның 2 гыйнварында 19 сәгать 39 минутта юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуның чираттагы очрагы теркәлгән: гражданин К. исерек хәлдә автомобиль йөрткән, шуның белән юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозган.
Хокук бозу РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән. Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд машина йөртүчегә административ җәза: 45 000 сум күләмендә штраф һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм алкоголь кулланганнан соң руль артына утырмаска өнди. Әгәр мондый хокук бозуның шаһиты булсагыз, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итегез: мөрәҗәгатегез бәла-казаны булдырмый кала ала.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев