Исерек килеш трактор йөрткән
Җәмгыять

Исерек килеш трактор йөрткән

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы тарафыннан ­П.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы тарафыннан ­П.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

Ир-ат 2025 елның 4 гыйнварында 7 сәгать 21 минутта Тәтеш районы территориясендәге Тәтеш – Буа – Удельное Нечасово автоюлында, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, исерек хәлдә трактор белән идарә иткән, шуның белән РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәлен кылган.

П. административ хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа 45 000 сум күләмендә административ җәза билгеләнгән, ул бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев