Районда һәм республикада алдынгыларның берсе булган “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесендә елга нәтиҗә ясадылар.
Агрофирма җитәкчесе Радик Нургалиев эшчәннәргә һәм чакырылучыларга сәламләү сүзендә болай диде:
– Табигать авылдагы товар җитештерүчеләрне елдан-ел ныклыкка сыный. Катлаулы икътисади вәзгыять тә өстәлде: бәяләр белән дә, үзебез җитештергән продукциягә сорау буенча да. Шулай ук техника, ягулык-майлау материаллары, запчастьләр, без файдалана торган җайланмалар да кыйммәтләнде. Боларның барысына да карамастан, без үз планнарыбызны тормышка ашырырга һәм алга барырга тырышабыз. Быел без районда беренчеләрдән булып роботлаштырылган ферма төзедек һәм эшләтеп җибәрдек. Бүгенге көнгә бер сыерга уртача савылган сөт 27 литр тәшкил итә, әлеге сан – чик түгел әле, сөт савуны арттырырбыз дип өметләнәбез. Без күпьеллык хезмәтебезнең беренче җимешләрен татый башладык. Соңгы елларда без үсемлекчелек буенча нәтиҗәле эшләдек. Без башта Татарстан буенча өченче урынны алдык, аннары – икенче урынны, шуннан соң инде беренчелекне. Соңгы елда үсемлекчелек буенча продукциягә сорау юк. Без техник культуралар үстереп карарга булдык, шикәр чөгендере чәчтек. Бу безнең беренче тәҗрибә булуга карамастан, тырышлык нәтиҗәсендә без яхшы гына күрсәткечләргә ирештек. Монда һәр хезмәткәрнең зур хезмәте кергән, һәркемнең хезмәте мөһим.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев авыл хуҗалыгы предприятиесенең агросәнәгать эшчәнлегенә югары бәя бирде.
– Сез елны яхшы күрсәткечләр белән төгәллисез, – дип билгеләп үтте ул. – Сез уңышлы рәвештә иген үстерәсез, матди-техник базагызны баетасыз, яңа объектлар төзисез, ышанычлы адымнар белән алга атлыйсыз. Киләчәктә дә сез районны үзегезнең алга таба үсешегез белән сөендерерсез, дип уйлыйм.
Предприятиенең партнерлары да Радик Галимҗан улына эшлекле хезмәттәшлеге өчен ихтирам сүзләрен белдереп, Тәтештәге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшкә сәләтлелеген һәм һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.
Бәйрәм кысаларында районның агросәнәгать комплексында нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен алдынгыларны тантаналы бүләкләү булды.
Нет комментариев