Юл куймадылар
Анатолий Сумбаев безгә Тәтеш шәһәре автовокзалында булган хәл турында телефон аша хәбәр итте.
– 11 майда көндезге Тәтеш – Казан рейсы автобусы киткән вакытта күргән хәлләр турында дәшми кала алмыйм. Автобус янына өч яшьлек кызы белән яшь хатын килде, буш урыннар автобусның арткы ягында гына калган булып чыкты. Ул машина йөртүчегә шалтыратып алдан язылып куйганлыгы һәм уртада урын калдырырга үтенгәнлеге турында әйтте. Баласы юлда үзен начар хис итә, күңеле болгана, нәкъ тә шуңа күрә аңа бу урыннар кирәк булган икән. Әлеге аңлатмага шофер: “Ошамый икән, утырмагыз”, – дип белдерде. Хатын-кыз диспетчерның телефонын җыйды, аңардан ярдәм табарга теләде, әмма кабат ачыктан-ачык тупаслыкка юлыкты. Шул чакта мин түзмәдем. Диспетчерның телефон номерын сорадым. Шофер миңа аның мәгълүматларын бирде. Мин шалтыраттым, ләкин хатын-кыз миңа: “Берни дә белмисез икән, кысылмагыз!” – дип җавап бирде. Мин аңа бөтен вәзгыятьне башыннан ахырына кадәр үз күзләрем белән күрүемне, клиентның теләген хупларга ярыйдыр бит, бу вәзгыятьтә иң мөһиме – кечкенә бала дип белдердем. Ләкин минем бөтен ялкынлы нотыгым юкка гына булды, андый кешеләрне вөҗданга һәм аңлауга өндәү файдасыз булып чыкты. Кешелексез мөнәсәбәт.
Нәтиҗәдә, бала белән хатын-кыз вокзалда басып калды, ә аларның ике буш урынына шул арада ук башка пассажирлар утырды, автобус китте…
Кешеләрдә мондый мәрхәмәтсезлекнең кайдан икәнлеген һаман да аңлый алмыйм. Без бит бер җирдә яшибез, бер җәмгыятьтә тәрбияләнәбез, уртак Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшәбез, ә монда шундый хәл. Бу вәзгыять минем башыма сыймый, монда нишләп була, – диде әңгәмә ахырында ачу һәм нәфрәт белән Анатолий Тихонович. – Зинһар өчен, мин сөйләгәннәрне һичшиксез газетага бастырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев