Тәтеш районында юл хәрәкәте иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышында мәктәп автобусларының төзеклеге, юл тамгалары урнаштыру кирәклеге һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
(Тәтеш, 9 июль, «Тәтеш таңнары»). Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең һәрбер планлы утырышы районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең оператив хәл һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге турындагы доклад белән башлана.
– Агымдагы елның биш аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 716 очрагы ачыкланды, шуның 32се исерек килеш транспорт йөртү. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда алар 20 иде, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИ дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Ильмир Гарипов.
Ул үзенең докладында шәхси автомобильләрдә һәм мәктәп автобусларында балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү зарурилыгына басым ясады, яңа транспортлар – электросамокатлар, скутерлар һәм башкалар барлыкка килү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында искә төшерде. Ильмир Гарипов әйтүенчә, Тәтештә, Горький һәм Камай урамнары кисешкән урындагы җәяүле кичүенә тиешенчә юл тамгалары урнаштырырга кирәк.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина районның мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт имгәнүен профилактикалау һәм мәктәп укучыларын юлның яшь инспекторлары эшчәнлегендә катнашуын киң җәелдерү буенча чаралар үткәрелүе турында сөйләде.
– Агымдагы елда Тәтеш районында 14 ясалма тигезсезлек, 109 юл тамгасы урнаштыру, “Миләшкәй” балалар бакчасы янына тротуар түшәү, шулай ук шәһәрдәге 2 нче мәктәп янында транспорт өчен борылыш мәйданчыгы төзү планлаштырыла, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Андрей Маршев. – Уку елы башланганчы – юл өслегенә, аерым алганда белем бирү учреждениеләре янына, тамгалар салу ниятләнә.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Илья Савельев әйтүенчә, агымдагы елның беренче ярты еллыгында юл һәлакәтендә биш зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелгән.
– Шуларның өчесе Буа үзәк район хастаханәсенең җәрәхәтләнү үзәгенә озатылган. Аларның икесе тикшерелде һәм яшәү урыны буенча дәвалануга җибәрелде, берсе – хастаханәгә салынды. Юл-транспорт һәлакәте урынында бер үлем очрагы булды, – дип хәбәр итте Илья Вячеславович.
Тәтешнең АТП директоры Юрий Ишелев пассажирларны маршрут транспортында һәм балаларны мәктәп автобусларында йөртүне оештыру турында сөйләде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Тәтеш районында ЮХИ комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов тарафыннан түбәндәге йөкләмәләр бирелде: авыл җирлекләре башлыкларына дәүләт автоинспекциясенә шәхси файдалануда транспортлары булган, исерткеч эчемлекләр кулланучы затлар турында хәбәр итәргә, уку елы башланыр алдыннан мәктәп автобусларының йөрү маршрутларына комиссия тикшерүе уздырырга, автобус павильоннарын урнаштыруны, җәяүлеләр кичүенә тамгалар, борылыш мәйданчыклары ясауны, юл билгеләрен урнаштыруны, аларны монтажлау агымдагы елгы юл фондының калган акчасы хисабына планлаштырылган, һәм башкаларны контрольгә алырга.
Нет комментариев