IV Халыкара «Җәлил укулары»әдәби бәйгесе
Җәмгыять

IV Халыкара «Җәлил укулары»әдәби бәйгесе

Быел конкурста катнашучылар саны  42 000 гә җитә, шуларның 756сы финалга чыга, ә 135 е җиңүче титулын ала.  

(Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”, Нәфисә Сиякина). Казанда Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы - Гала-концерт булып узды. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Тантананың мактаулы кунагы Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова булды.

Быел конкурста катнашучылар саны  42 000 гә җитә, шуларның 756сы финалга чыга, ә 135 е җиңүче титулын ала.  

Безнең районнан Гала-концертка Тәтеш кадет-интернат укытучысы Нәфисә Равил кызы Сиякина чакыру хаты алды. Ул коллегалары Г.А.Россеева һәм Н.В.Хуснутдинова белән берлектә конкурска 9 нчы сыйныф кадетлар төркеме катнашында "Фронтовик язучыларның әсәрләрен рус телендә күмәк башкару" номинациясенә театральләштерелгән номер әзерләделәр. Хисмәтуллин Т., Евсеева К., Храмова А., Семенов Я., И. Родионовтан торган иҗади сәләтле кадетлар төркеме бәйгенең район, зона этапларында җиңеп чыгып, йомгаклау этабында II урын яулап алдылар. Гала-концертта коллективны Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр. 

фотоны Нәфисә Сиякина тәкъдим итте


Нет комментариев