Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ивановкада яшәүче “Авангардны” күптәннән алдыра

Июньдә, абунә компаниясе вакытында, без авылларга еш бардык, кешеләр белән очраштык һәм аларның фикерләрен белдек.

(Тәтеш, 14 июль, «Тәтеш таңнары»). Ивановкада безнең авылга керү ноктасы Свердлов урамыннан башланды. Анда без бер йорт каршысына өеп куелган такта өстендә утырган соры кепкалы ир-атны күреп алдык. Бу биредә яшәүче Петр Тайманов булып чыкты. Ивановкада ул 1963 елдан бирле гомер кичерә икән.  


– Тумышым белән мин Богдашкинодан. Әти яшьли вафат булды. Богдашкинода утын хәстәрләрлек урын юк иде, ә монда урман якында гына. Бирегә яшәргә күчендек. Абый белән апа чәчәк авыруыннан сабый чактан вафат булган. Без дүртәү калдык: мин һәм өч сеңлем, – дип сөйли Петр Михайлович. – “Нагорный совхозында озак еллар тракторчы, электрик булып эшләдем. 2009 елдан пенсиядә. Гаиләм юк. 

– Бер тапкыр да өй­лән­мәдегезме? – дип сорыйм.

– Өйләндем, өч тапкыр, – дип җавап бирә ир-ат, хәйләле итеп күзен кысып. – Беренчесе белән яшәп китә алмадык, икенчесе вафат булды, өченчесен хатыным дип әйтә алмый инде, бергә яшәп карадык. 

Реклама

Петр Михайловичның балалары юк, ләкин бертуганнарыныкылар бар, ул аларны үз балаларыдай якын күрә. Бер сеңлесе Пролей-Кашада яши, икенчесе – Красноярскида, өченчесе – Питерда. Туганлык җепләрен өзмиләр. 

Ир-атның пенсиядә ямансулап утырырга вакыты юк: йорт хуҗалыгында ике дуңгызы, тавыклары, зур яшелчә бакчасы бар. Барысы да үзенә дә, туганнарына да мулдан җитәрлек. Мин “Авангард” турында да сорадым, әлбәттә, чөнки Ивановкага без шушы максат белән килдек тә бит инде.      

– Газетаны күптәннән алдырам. Почта әрҗәсеннән алгач ук, өйгә кермичә дә укыйм. Күзләрем яхшы күрә. Барысын да укып бетергәч кенә өйгә керәм, – дип уртаклаша Петр ­Михайлович. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев