Ихтирам хисләре икеләтә арткан
--------
Алабирде авылыннан Рәшидә Гайнуллина һәм Рәфыйк Нәҗметдинов районыбыздагы игелекле кешеләр турындагы кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.
– Күптән түгел генә икебез дә чирләп киттек. Авылыбызның шәфкать туташы Әлфия Гайнетдинова безне район хастаханәсенә җибәрде. Анда табиб Равия Расыйховна Рәхимова ягымлы кабул итте һәм тикшерү үткәрделәр, аннары хастаханәдә ятып дәваланырга юллама бирделәр.
Терапия бүлегендә Регина Илнуровна Кильганова, хирургия бүлегендә Курцев Александр Владимирович һәм шул бүлекләрдәге шәфкать туташлары, санитаркалар, шулай ук Фәтхелисламова Алсу Абдулловна бик игътибарлы булдылар, – диделәр изге теләкләрен ирештереп Рәшидә апа белән Рәфыйк абый. – Авырганда савыгуга өмет уята белгән шәфкать ияләре булу, аларның ягымлы карашы, җылы итеп ихлас сөйләшүләре күңелгә шатлык һәм көч өстәде. Өебезгә кайткач та ирем белән шул хакта сөйләштек әле. Аларга булган хөрмәтебез һәм ихтирам хисләребез икеләтә артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев